Брейн-ринг

Җомга, 8 апрель көнне, лицейның актлар залында 5-8 сыйныф такымнары арасында Гали Акыш кубогына Габдулла Тукайга багышланган "Без Тукай оныклары" исеме астындагы интеллектуаль бәйге, "Брейн-ринг" буенча турнир үтте. Барлыгы 9 такым катнашкан әлеге бәйге 2 этаптан, сайлап алу(8 сорау НКК) һәм 6 иң көчле такым арасында ярымфинал һәм финал "Брейн-ринг" форматында булды. Гали Акыш кубогын 6"А" сыйныфының "Дуслык" такымы отты, шулай ук әлеге такымның капитаны Хөсәенова Аделя турнирның иң көчле уенчысы булып танылды. 2 урында 8"В" сыйныфының "Күбәләкләр" такымы, 3 урында 5"Б" сыйныфының "Тукай варислары" такымы калды.
  • Яндекс.Метрика
  • Рейтинг@Mail.ru