Ике буын очрашуы

4 декабрь көнне Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта шәһәребезнең беренче төзүчеләре, «сугыш елы» балалары белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашу кысаларында лицей укучылары кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы шәхесләр белән таныштылар.

Укучылар тарафыннан башкарылган шул еллар җырларын, ветераннарның истәлекләрен тыңлап, балалар үз шәһәрләре, аны төзүчеләр турында күп мәгълүмат алдылар.

Истәлекләр лицеистларга сугыш еллары һәм аннан соңгы елларда халык күргән авырлыкларны, әрнү-сагышларны үзләренең күңелләре, йөрәкләре аша уздырырга мөмкинчелек тудырды.

Шундый җылылык бөркеп торган очрашулар лицеебызда ешрак булсын иде!





  • Яндекс.Метрика
  • Рейтинг@Mail.ru
Все для автополива газона, Создание сайтов, создание интернет-магазинов