“Изгелеккә бер адым” хәйрия чарасы

9 нчы февраль көне лицеебыз өчен иң җаваплы көннәрнең берсе булды. Бу көнне акышлылар үзләренең бердәм, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуларын тагын бер мәртәбә расладылар.

Бездән ярдәм, мәрхәмәт өмет итүче яраткан Регинабызга багышланган “Изгелеккә бер адым” хәйрия чарасы безнең лицейда дәвам итте бу көнне, шунлыктан иртәдән алып караңгы кичкә кадәр мәктәбебез коридорлары кайнап торды. Һәркем бу чарага үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә ашыкты.

Сәгать иртәнге унда әти-әниләр, укучылар, чыгарылыш укучылары, укытучылар ярдәме белән оештырылган Хәйрия ярминкәсе башланып китте. Һәм ул кичкә кадәр дәвам итте. Сату-алу өстәлләре тәмле-тәмле ризыклардан сыгылып торды. Сатылып беткән ризыклар урынына яңалары өстәлеп барды.

Кичке сәгать биштә барыбыз да лицейның мәҗлесләр залына кереп утырдык. Талгын музыка астында театральләштерелгән концерт башланып китте. Концерттан моңсулык сирпелеп торса да, бик җанлы һәм эчтәлекле узды. Талантлы укучыларыбыз Мәрдәнова Сәрия, Сайфуллин Данил, Шәмсетдинов Илмир, Равзетдинов Камил, Саматова Ләйсән, Мәүләветдинов Ленар, Гиздатуллина Сафия, Борһанова Ләйсән, бертуган Закировалар, Солтангалиева Ләйсән, “Бисеринки” хореография ансамбле кызлары, хөрмәтле укытучыларыбыз Шәрифуллина Резидә Галимьяновна, Закирова Рәмзия Рәхмәтовна күзләрдән яшь китерерлек итеп җырладылар, биеделәр, сөйләделәр. Һәркемнең теләге бер иде: Регина тизрәк дәвалансын һәм савыксын!

Барыбыз да сабый кояшка карап елмайсын, тормышның гүзәллегенә сокланып, кешеләргә мәрхәмәт күрсәтеп, игелекле бала булып, әти-әнисен, әби-бабасын шатландырып яшәсен дигән теләктә өйләргә таралыштык. Бу көнне чарада катнашкан һәрбер кешенең күңелендә, олы өмет булып, якты бер нур кабынгандыр. Чөнки без бергә булганда, тау күчерерлек, авыруга каршы торырлык зур көч икәнбез бит! Чараның нәтиҗәсе – 130 мең 350 сум күләмендәге ярдәм Регинаның әти-әнисе счетына китте.












  • Яндекс.Метрика
  • Рейтинг@Mail.ru
Все для автополива газона, Создание сайтов, создание интернет-магазинов