Киләчәк һөнәремә туган телем аша!

Халыкара Туган тел көне уңаеннан, 11 февральдән алып 23 февральгә кадәр лицеебызда Туган тел декадасыигълан ителде. Инде шактыйчаралар булып узды: газеталар чыгарылды, иҗат итүче балалар белән түгәрәк өстәл, сыйныф сәгатьләре узды, телгә багышланган иҗади эшләр эшләнде, ә иң кызыклы, мавыктыргыч чаралар әле алда.

Шушы чаралар кысаларында бүген лицеебызга шәһәр мәктәпләреннән семинарга кунаклар – милли эшләр буенча директор урынбасарлары җыелды.

Семинар Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Ш.Р. Закировның чыгышы белән башланып китте. Ул чыгышында киләчәктә һөнәр сайлаганда укучыларда туган телгә ихтыяҗ тудыру шартлары, аның әһәмияте турында ассызыклады. Күп кенә укучыларыбызның инде туган телебездә, аны кулланып, милләтебезгә хезмәт итүләре турында шатланып әйтеп үтте.

Семинарның беренче өлеше “Киләчәк һөнәремә туган телем аша” темасына багышланган проектны тәкъдим итүдән башланып китте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Р.Р.проект, аның шартлары, катнашучылар һәмэш тәртибен аңлатты.

Проектта ике төркем катнаша: 8 һәм 10 сыйныфлар командалары. Командаларның эше ике өлештән тора:

1. Әзер продукциягә реклама ясау. Пазллардан ясалган Татарстан Республикасы картасы.

2. Үзләренең продуктын (уенын) уйлап табу һәм тәкъдим итү.

Әйтергә кирәк, бу биремнәрнең максаты балалардататар телен куллануга ихтыяҗ тудыру иде һәмкомандалар үзләренә куелган бурычны искиткеч дәрәҗәдә осталык һәм акыл белән,мавыктыргыч итеп үтәделәр.

8 нче сыйныфларныңуеннары “Киләчәк һөнәремә туган телем аша” (8-11сыйныфлар өчен), 10 сыйныфларның “МӘҮгърифәтче”(7-9 яшьлекләр өчен) дип атала. Уенның асылы, тәртибе, максатлары, куллану өлкәләре һәм кирәклеге күрсәтелде һәм дәлилләнде.

“...Укучыларның сөйләмнәре дә, проектны аңлатып бирә белүләре дә, үзләрен сәхнәдә тотышлары да соклангыч дәрәҗәдә булды”. Бу - семинарда катнашучыларның фикере.

Семинар ахырында балалар уйлап тапкан уеннарның дәресләрдә куллану мөмкинлекләре турында да әйтеп, киләчәктә аларны сатып алачакларын әйттеләр.

Йомгаклап әйткәндә, “Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы”. Халык әйтсә, хак әйтә. Бу проектның уңышы - лицей администрациясеннән башлап, җитәкчеләре - Руслан Габитович, Аида Марсельевна, татар теле укытучылары Фәнилә Мирфайзовна, Әнисә Әнвәровна, Рузалия Сәгыйтовна һәм укучыларның хезмәте нәтиҗәсе. Рәхмәт сезгә!


  • Яндекс.Метрика
  • Рейтинг@Mail.ru
Все для автополива газона, Создание сайтов, создание интернет-магазинов