Ачык ишекләр көне

​​2017-2018нче уку елына Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат фәннәрне татар телендә үзләштерәчәк бер 5нче сыйныф җыюны игълан итә.
Татар телен камил белгән, фәннәрне татарча укырга теләүче балаларны үзебезнең лицейга чакырабыз. Чит районнардан килүче балаларгра интернаттан урыннар тәкъдим ителә.
Лицей шартларында тирән сыйфатлы белем алырга теләгән укучыларны әти-әниләре белән ачык ишекләр көненә чакырабыз.
 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 58-51-31.
​​