Работы лицейских учителей:







  • Лучшие учителя республики работают в нашем лицее! Победители грантов "Наш лучший учитель", "Лучший педагог в области ИКТ"
  • C Днем Знаний!!!
31-07-2011, 17:30
Раздел: Информация

В данный момент на сайте ведутся работы по замене форума на более динамичный и удобный. В течение августа месяца все сообщения со старого форума переместим на новый. Так как конвертера не существует - работа трудоемкая и долгая. А пока можете полюбоваться на новый вид форума - ПОСЕТИТЬ.

Подробнее
Посмотрели:34264 Комментарии: 0
17-07-2011, 16:50
Раздел: Новости

 Гали абыйның урыны җәннәттә булсын

17 июль көнне Әнкара шәһәрендә 93 яшендә татар халкынын бөек улы җәмагать эшлеклесе, журналист Гали Акыш вафат булды. Маньчжуриядә туып үссә дә, аның язмышы  Мисыр, Польша, Германия, Төркия илләре белән тыгыз бәйләнештә булды.

 

Кайда гына булсада Гали Акыш гомерен  милләтнең үсешен  тәэмин итүгә багышлады, «Азатлык» радиосындагы эшчәнлеге аша дөнья куләмендә булган демократик ирекләрне милләт өчен файдаланып килде. Бөтендөнья татарлар лигасы үрнәгендә үзен заман сулышын тоеп, глобаль проектны төзи алырлык, аны җитәкләрлек лидер (башта рәис, соңыннан мактаулы президенты)  буларак курсәтте.

 

Гали абыйның урыны җәннәттә булсын

 

Уз гомеремдә мин Гали Акыш белән бер мәртәбә генә очраштым, аралашканнан соң  аның әдәпле, зыялы, интеллигент кеше булуына инандым. Үз үзен тотышыннан, әйткән фикерләреннән аның интеллектуаль элитаның вәкиле икәнен анлап була иде.

 

Татар эмиграциясе традицияләрендә тәрбияләнгән, Гаяз Исхакыйның шәкерте, варисы булган Гали Акышка  ниндидер харизма да хас иде.  Шуңада аның эшчәнлеге, фикерләре татар дөньясы тарафыннан зур кызыксыну белән күзәтелеп барды.

 

Чаллыда милли хәрәкәт тәкъдиме буенча Гали Акышнын исемен 1997 елдан бирле 84 нче лицей йөртә. Гали әфәнденең лицейның элекеге бинасында булганы да бар иде. Ул очрашулар лицей хезмәткәрләре күңелендә якты хәтирәләр, тәэсирләр булып калыр һәм мәнге җуелмаслар.

 

2007 елны лицей-интернат статусын алып, яңа бинага күчкәч 1 сентябрь бәйрәменә Гали Акыш укучыларга үзенең түбәндәге котлау сүзләрен җиткерде: «Без милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап, кыямәт көненә кадәр ирекле булып яшәрдәй яхшы галимнәр үстерергә тиешбез. Алар киләчәктә милләт өчен хезмәт итсеннәр, ана телен яратсыннар, динне хөрмәт итсеннәр, тарихны белсеннәр, бөтен дөнья белән дус яшәсеннәр иде».

 

Гали Акышнын эшчәнлеге, фикер йөртүе зур күләмле иде, безнең хәтеребездә дә ул  тарихи шәхес булып калачак.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессының

Яр Чаллы бүлеге рәисе,

Гали Акыш исемендәге 84 нче

лицей-интернат директоры

Закиров Шамил Рәкыйп улы

 

Подробнее
Посмотрели:1268 Комментарии: 0
13-07-2011, 23:03

 

Набор на 2011-2012 учебный год
Подробнее
Посмотрели:1000 Комментарии: 2

Всероссийский телефон доверия

8-800-2000-122

Награды сайта





Социальные сети

Голосование

Как Вам новый дизайн сайта?
Отличный
Хороший
Был лучше
Бывает и лучше
Плохой...