|
Г.Тукай иҗатына карата лицеебызда узган республикакүләм фәнни-гамәли конференция катнашучылары һәм җиңүчеләре буларак, 22 нче ноябрь көнне безгә – Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укытучылары һәм укучыларына – Г.Тукайга багышланган һәйкәл ачылу тантанасында булу бәхете елмайды. Әлеге бәйрәм шәһәребез халкы, әдәбият сөючеләр өчен күптән көтеп алынган зур бәйрәм булды. Һәйкәл авторы – Казан скульпторы Владимир Демченко. Ул аны Илдар Ханов әсәрләренә таянып башкарган. В.Демченко Тукайны шагыйрь үзе язган һәм халык яратып укыган әсәрләре геройлары арасында сурәтләгән. Бу – һәйкәлнең төп үзенчәлеге булып тора.
Һәйкәл ачылу тантанасында җөмһүриятебезнең И.Халиков, В.Шәйхразиев, Р.Миңнуллин, Ә.Шәрипов, А.Хәлим кебек зур кунаклары катнашты. Аларның һәрберсе Г.Тукай иҗаты, аның халыкны үстерүгә керткән өлеше турында үз фикерләрен әйтте. Ә Яр Чаллы драма театры артистлары үз чыгышлары белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. “Тукай маршы” астында сыннан ак япманың төшүе, шул ук вакытта кояш нурларының һәйкәлне яктыртып каршы алуы күңелләрне сискәндереп җибәрде. Табигатьнең дә Г.Тукайны зурлавы, ябалак-ябалак ап-ак кар явып торганда, бер мизгелгә елмаеп кояш чыгу күренеше үзе бер могҗиза! Менә шул вакытта Тукайның татар халкы, татар теле үсешенә керкән өлешенең чиксез зур булуына янә инанасың.
Бөек шагыйребезне олылап, хөрмәт итеп, һәйкәле алдында чәчкәләр куелу йөрәк түрләрендә иң җылы, якты хисләр уятты. Киләчәктә дә һәйкәл алды чәчәкләрдән өзелмәс һәм шәһәрдәшләребезнең илһамлану, ял итү урынына әверелер дип уйлыйбыз.
Кашапова Г.Р.
Отчет
о работе республиканской научно-практической
конференции школьников
«Молодежь в научном поиске», приуроченной Году Габдуллы Тукая.
Республиканская научно-практическая конференция школьников «Молодежь в научном поиске» была проведена 3 ноября 2011 г. в МАОУ «Лицей-интернат № 84 имени Гали Акыша» г.Набережные Челны.
Учредители и организаторы конференции
Цель конференции - активизация творческой и интеллектуальной инициативы обучающихся через привлечение их к исследовательской деятельности в различных областях науки....
Сегодня, 3 ноября в нашем лицее прошла республиканская научно-практическая конференция «Молодежь в научном поиске», приуроченная году Габдуллы Тукая. В конференции приняли участие 155 учащихся, прошедших в очный тур из 17 муниципальных районов и 8 городов Республики Татарстан. Всего же в заочном туре приняли участие 359 человек.
|